news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты хәрби тикшерүчене тоткарлаган ЮХИДИ инспекторын медаль белән бүләкли

Батырлыгы һәм хезмәткә тугрылыгы өчен полиция лейтенанты Марсель Бәдретдинов “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булачак.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ инспекторы, полиция лейтенанты Марсель Бәдретдиновны бүләкләү турында карар кабул иткән, ул үз тормышын куркыныч астына куеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган тикшерү органнары хезмәткәрен туктаткан, дип хәбәр итте Татарстан Хөкүмәтендә “Татар-информ”ның үз чыганагы.

Батырлыгы һәм хезмәткә тугрылыгы өчен полиция лейтенанты Марсель Бәдретдинов “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнәчәк. Бүләкне Эчке эшләр хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелә торган тантаналы чарада Президент тапшырачак.

Искәртеп үтәбез, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 9 ноябрьдә Казанның Пушкин һәм Карл Маркс урамнары чатында инспекторның документлар күрсәтүен үтенүгә җавапка, рульдә утырган хәрби тикшерүче машинасы газына басып, алга ыргылган һәм китеп барган.

Машина бәрүдән Бәдретдинов берничә метрга “очкан”. Ул шунда ук торып баса, юл кагыйдәләрен бозучыны тоткарларга аңарга хезмәттәше ярдәмгә килә. “Татар-информ”га билгеле булганча, әлеге хәрби тикшерүче, узган ел ЮХИДИ хезмәктәрләре туктаткач, медицина тикшерүе узудан баш тартканы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100