news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты хәрби хезмәткә алынган солдатларның эш урынын сакларга йөкләмә биргән

Хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәргә киткән егетләрнең эш урыны бары тик дәүләт оешмаларында гына саклана.

Татарстан Президенты хәрби хезмәткә алынган солдатларның эш урынын сакларга йөкләмә биргән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдатларның эш урынын саклау мәсьәләсен карарга йөкләмә биргән. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Республика лидерының йөкләмәсен ТР Хәрби комиссариаты, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кабул итеп алган.

Галимова искәрткәнчә, хәзерге вакытта закон хәрби бурычын үтәргә киткән егетләрнең эш урыны бары тик дәүләт оешмаларында гына саклануын гарантияли.

«Армиядә хезмәт иткән һәрбер егет үзенең эш урынына кире әйләнеп кайта алсын өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Әлеге урын аңа беркетеләчәк», - диде ул.

Казан Кремле вәкиле хәбәр иткәнчә, әлеге кагыйдә оешманың күмәк килешүендә теркәлергә мөмкин. Шулай ук армиядән соң үзләренең эш урынын алыштырырга теләгән солдатлар өчен яңадан әзерлек уздырырга тәкъдим ителә. Бу мәсьәлә мәшгульлек үзәкләре катнашында хәл ителәчәк, диде Галимова.

Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдатларның эш урынын саклау мәсьәләсе буенча Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге эшче төркем кичә үзенең беренче утырышын үткәргән. Төркемнең тәкъдиме ТР Хөкүмәте карарының нигезенә ятарга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100