Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Киров өлкәсенә китте
Татарстан Президенты һәм Киров өлкәсе губернаторы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куярга ниятли, чөнки соңгы елларда ул туктап калган диярлек.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов губернатор Игорь Васильев белән очрашу өчен күрше Киров өлкәсенә китте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта хәбәр итте.
«Программада, әлбәттә, эшлекле көн тәртибе дә каралган. Бу Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев белән очрашу. Соңгы елларда, кызганыч, ике субъектның актив багланышлары юк. Бу төбәкара товар әйләнешендә дә чагылыш тапты», - диде Галимова.
Очрашуда хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән Киров өлкәсен машина төзелеше комплексы, энергетика җиһазлары, нефть химиясе продукциясе, дарулар һәм медицина җиһазлары, халык кулланылышы товарлары белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәреләчәк.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Киров өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла. Әлегә «КАМАЗ», «КМПО», «ТАИФ-НК», Горбунов исемендәге завод, «Татэнерго», «Нәфис Косметикс», «Позис» кебек предприятиеләр белән генә хезмәттәшлек бара.
Башта Рөстәм Миңнехановны 311нче мотоукчылар дивизиясенә багышланган мемориалны ачу өчен чакырдылар. Анда шулай ук 1609нчы мотоукчылар полкы командиры, СССР Герое Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин сурәтләнгән. Ул Казан губернасының Югары Отар авылында туа һәм 1945 елның 1 маенда һәлак була.
Татарстан Президенты шулай ук балалар космос үзәгендә һәм «Знак» торак комплексында булырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз