news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Google вице-президенты белән очрашты

Очрашуда экспортлаучылар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен "Бизнес-класс" проектының яңа модульләрен башлап җибәрү турында игълан ителде.

Татарстан Президенты Google вице-президенты белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Кичә Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Google вице-президенты Меир Бранд белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстанда "Бизнес-класс" мәгариф программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сүз барды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Меир Бранд билгеләгәнчә, Татарстан проектны гамәлгә ашыру Россиянең башка төбәкләрендә дә аны оештыруга этәргеч бирә. Очрашуда шулай ук экспортлаучылар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен "Бизнес-класс" проектының яңа модульләрен башлап җибәрү турында игълан ителде.

  • Әлеге проект - "Сбербанк" ГАҖ һәм Google компаниясенең түләүсез федераль программасы. Ул илдәге һәр кешегә исәпләнгән. Курсларның материалларын алдынгы бизнес-экспертлар әзерли. Татарстанда проект җирле үзидарә органнары белән берлектә гамәлгә ашырыла.  

news_right_1
news_right_2
news_bot