news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Германиянең Höchst сәнәгать паркында булды

Höchst индустриаль паркы – зур химик һәм фармацевтик үзәк.

Татарстан Президенты Германиянең Höchst сәнәгать паркында булды
president.tatarstan.ru

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Франкфурт-на-Майне шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Höchst (Хёхст) сәнәгать паркында булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Презентация барышында, Höchst вәкиле белдергәнчә, 150 ел элек сәнәгать паркы урынында буяулар һәм күмерташ сумаласы җитештерү буенча зур булмаган фабрика урнашкан була.

  • Бүген Höchst – зур химик һәм фармацевтик үзәк. Сәнәгать паркында 90нан артык инновацион оешма эшли. Алар Франкфурт-на-Майне шәһәрендәге фәнни һәм белем бирү оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.

Индустриаль парк территориясендә 120 җитештерү предприятиесе, 80нән артык лаборатория һәм офис биналары эшли, аларда барлыгы 22 мең кеше хезмәт итә. Комплекс 460 гектар җирне алып тора. Махсус зонада автомобиль һәм тимер юллары челтәре бар. Биредә сәнәгать эшчәнлеге калдыкларын юкка чыгару буенча махсуслашкан җитештерү эшли.

Höchst паркында үзләренең җитештерү линияләрен бөтен дөньядан химия һәм фрамацевтика предприятиеләре урнаштыра. Алар арасында иң танылганнары - Air Liquide (сәнәгать газлары), Akzo Nobel (химик өстәмәләр), Allessa (химик продуктларны эшкәртү һәм җитештерү), Bayer CropScience AG (үсемлекләрне саклау), Cargill (биодизель), Celanese Chemicals (химик һәм ацетат продуктлар), Siemens (технологик проектлау), Sanofi-Aventis (фармацевтика) һәм башкалар.

Парк үсеше өчен еллык инвестицияләр күләме якынча 350 миллион евро тәшкил итә. Парк территориясендә хезмәткәрләр әзерләүче һәм квалификация арттыру буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы институт эшли.

Шулай ук Höchst индустриаль паркы вәкилләре потенциаль резидентлар белән эшләү, кадрлар әзерләү, паркта булдырылган транспорт һәм инженер инфраструктура турында сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100