Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Германия Федератив Республикасына эшлекле сәфәр кыла
Сәфәрнең төп максаты – «Автомеханика–2016» күргәзмәсен ачуда катнашу
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә көннең икенче яртысында Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән китте. Ике көндә Татарстан лидеры Германиянең Франкфурт-на-Майне һәм Висбаден шәһәрләрендә була. Бу хакта ТР Президенты мабугат хезмәте хәбәр итте.
Франкфурт-на-Майне халыкара аэропортына килеп төшүгә үк, Рөстәм Миңнеханов Германиянең Машина төзүчеләре берлегенә (VDMA) юнәлде, анда ул әлеге берлек идарәчесе Тило Бродтман белән очраша.
Сәфәрнең төп максаты – «Автомеханика–2016» күргәзмәсен ачуда катнашу. Ул бүген тантаналы шартларда Франкфурт ярминкәсе (Messe Frankfurt) территориясендә ачыла.
Татарстан Президенты программасында “ZF Friedrichshafen” (автомобильләр өчен привод һәм подвеска техникасы), “Hella” (автомобильләр өчен яктырту һәм электроника системалары), “ThyssenKrupp Bilstein” (автомобильләр амортизаторлары), “Bosch” (автосәнәгать өчен челтәр мобиль хезмәт күрсәтүләре) компанияләре стендларын карау.
Татарстан делегациясе составында – ТР Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Таһир Гатауллин һәм башкалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз