Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Geely автокомпаниясе эшчәнлеге белән танышты
Geely компаниясе - Кытайда автомобильләр җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе.
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Кытай Чжэцзян провинциясенең Ханчжоу шәһәренә эш сәфәрен йомгаклап, Татарстан Республикасы Президенты Geely автомобильләр җитештерүче компаниядә булды. Бу хакта Президнетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Geely компаниясе - Кытайда автомобильләр җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе. Сез җитештергән транспортның безнең илдә популярлыгы арта. Дилер үзәкләренең челтәре киңәя. Татарстанда шулай ук машина төзү юнәлеше юскән. Без авыр йөк автомобильләре, вертолетлар, самолетлар һәм суднолар җитештерәбез. Безнең КАМАЗ авыр йөк автомобильләре бөтен дөньяда билгеле. Без сезнең компания белән багланышларга шат булабыз", - диде очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасына чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз