Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты «Газпром» ГАҖ белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстан Республикасы белән «Газпром» ГАҖ арасындагы яңа килешү срогы чикләнмәгән.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Тантана бүген Татарстан Республикасы Президентының Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, алдагы документ 2001 елның мартында имзаланган иде. Татарстан Республикасы белән «Газпром» ГАҖ арасындагы яңа килешү срогы чикләнмәгән.
Бүген имзаланган документ, аерым алганда, Татарстан торак пунктларын газлаштыру, мотор ягулыгы сыйфатында компримацияләнгән һәм сыекландырылган табигый газ җитештерү, китерү һәм куллану куәтләрен үстерү, газ саклау технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һ.б. проектларда үзара кызыксынуны ассызыклый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз