news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты: "Әгәр Әхмәтов калырга тели икән, без аны ике куллап тотачакбыз"

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тиз генә башка җитәкче табып булмаячак, ди Рөстәм Миңнеханов

 (Казан, 29 август, «Татар-информ»). Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы электрон ММЧ мөхәррирләре белән очрашуда Татарстан Министрлар Кабинетының иң тәҗрибәле әгъзаларынң берсе - Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов турында барды.

«Марат Готович – безнең иң тәҗрибәле җитәкчеләребезнең берсе, ул районда яхшы мәктәп узган, безнең республикада агросәнәгать комплексын лаеклы тәкъдим итә" - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Марат Әхмәтовның Дәүләт Думасына сайланырга карар итүе турында: "Бу очракта аның яше дә, озак еллар бер урында эшләве дә роль уйный, ул сайлаган юл. Әгәр сез начар тавыш бирсәгез, ул республикада калырга телим дисә, без ул беркая ди китмәсен өчен аны ике куллап тотачакбыз. Марат Готович кебек белгечне тиз генә алыштыра алырлык кешене табып булмаячак".

Әгәр Марат Әхмәтов федераль дәрәҗәдә сәяси карьерасын дәвам итәргә теләсә, республика министр вазифасына туры килә торган кандидатны сайлау белән шөгыльләнәчәк диде Рөстәм Миңнеханов. "Бездә мондый белемгә, абруйга ия булу, мондый рейтингка ирешү өчен җитди эшләргә тиешле талантлы яшьләр, яшь җитәкчеләр күп. Бездә зур хуҗалыкны җитәкли алырлык ким дигәндә 5-6 кеше бар, әмма әлегә алар әле Марат Готович булмый. Ул да бер елда гына Марат Готович булмады. Ул зур җитәкче булуга адымлап иреште, безнең районнарда зур абруй казанды. Әмма бу тиз генә ирешә торган нәрсә түгел. Агросәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы министры- ул авыл хуҗалыгы производствосы өчен генә җавап бирә торган кеше түгел. Ул авылда яшәүчеләр тормышы белән яши, кулланучылар кооперациясенә ярдәм итә, авылда инфраструктура булдыру өстендә эшли. Ул бит Премьер-министр урынбасары да, без бу вазифага йөкләгән үзенчәлекләре бар".

Шуңа күрә Татарстанның яңа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры кем булуы турында әлегә җавап юк.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

news_right_1
news_right_2
news_bot