news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Фоат Зиннуровка генерал погоннары тапшырды

Фоат Зиннуровка милиция генерал-майоры исеме Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 10 ноябрендә имзаланган Указы нигезендә бирелде

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты җитәкчесе Фоат Зиннуровка милиция генерал-майоры погоннарын тапшырды.
Фоат Зиннуровка милиция генерал-майоры исеме Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 10 ноябрендә имзаланган Указы нигезендә бирелде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстан Президенты Фоат Зиннуровны дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән котлады һәм киләчәк эшчәнлегендә уңышлар теләде. “Сез мөһим юнәлеш булган кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәсез. Аларның роле гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын яклауда көн саен арта.”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100