news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан президенты «Филиппс» компаниясе белән хезмәттәшлек турында меморандум имзалады

Меморандум медицина өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүне күз алдында тота.

Татарстан президенты «Филиппс» компаниясе белән хезмәттәшлек турында меморандум имзалады
tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев һәм «Филипс» ҖЧҖ генераль директоры Максим Кузнецов Премьер-министр Дмитрий Медведев катнашында Татарстан Хөкүмәте, «Россия туры инвестицияләр фонды идарә компаниясе» АҖ һәм «Филипс» ҖЧҖ арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйдылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Меморандум медицина өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота.

Имзалау Сочида Россия инвестицион форумының пленар утырышы кысаларында узды.

«Татарстан өчен республика территориясендә атом-төш медицинасы кластерын булдыру өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалы булып тора», - диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100