news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты, Фидель Кастро үлү сәбәпле, Куба җитәкчесенең кайгысын уртаклашты

Фидель Кастроның якты дөньядан китүе – Куба халкы һәм бар кешелек өчен зур югалту, дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кубаның Дәүләт Советы һәм Министрлар Советы рәисе Рауль Кастроның туганы, Куба революциясе лидеры Фидель үлү сәбәпле авыр кайгысын уртаклашкан.

«Туганыгыз, ХХ нче гасырның күренекле сәясәтчесе, Куба революциясе лидеры Фидель Кастро Рус вафат булу сәбәпле  Татарстан Республикасы халкы һәм үз исемемнән авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Фидель Кастроның якты дөньядан китүе – Куба халкы һәм бар кешелек өчен зур югалту. Аның исеме мәңгелеккә дөнья тарихына кереп калачак. Сезнең гаилә һәм Куба халкы белән бергә әлеге зур югалту кайгысын уртаклашабыз», – дип китерә республика лидеры сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: Фидель Кастро 91нче яшендә 25 ноябрь кичендә вафат булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot