news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан Президенты Федераль Җыен утырышында катнашачак

^Татарстан Президенты Федераль Җыен утырышында катнашачак

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чираттагы ялдан кайткач, РФ Федераль Җыен утырышында катнашачак, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзенең юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк.

Владимир Путин илдәге вәзгыять, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләре турындагы юлламасын Кремльнең Мәрмәр залында 12.00 сәгатьтә тәкъдим итәчәк. Утырышта Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы, РФ Хөкүмәте әгъзалары, РФ Конституция, Югары һәм Югары Арбитраж суды рәисләре, РФ генераль прокуроры, РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, РФ Хисап палатасы рәисе, РФ Дәүләт Советы әгъзалары һәм төп конфессия башлыклары катнашачак. Әлеге вакыйганы гаммәви мәгълүмат чараларында яктырту өчен Россиядән һәм чит илләрдән 300гә якын журналист аккредитацияләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100