Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Фәрит Газизуллинны орден белән бүләкләү турындагы указны имзалады
“Газпром” ГАҖ директорлар советы әгъзасына “Дуслык” ордены республиканың сәнәгый куәтен үстерүгә сизелерлек өлеш керткән өчен биреләчәк
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Газпром” ГАҖ директорлар советы әгъзасы Фәрит Газизуллинны (Мәскәү) “Дуслык” ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Документ текстында хәбәр ителгәнчә, орден Фәрит Газизуллинга Татарстан Республикасының сәнәгый куәтен үстерүгә сизелерлек өлеш керткән һәм социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен биреләчәк.
Искәртеп үтәбез: “Дуслык” ордены 2015 ел башында гамәлгә кертелде. Ул Татарстан Республикасының дәүләт бүләге булып тора. Шушы орден Татарстанның халыкара абруен, ТР һәм чит ил дәүләтләре, РФның башка субъектлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары, республиканың көчле алга китешенә ярдәм иткән сәүдә, икътисади, фәнни, техник, социаль, мәдәни элемтәләрне һәм сәнәгать куәтен, нәтиҗәле инвестиция, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен тапшырыла. 1нче номерлы “Дуслык” ордены былтыр 18 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тапшырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз