news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшырды

Минтимер Шәймиев 45 галимгә бүләк тапшырды, тагын өч кешегә фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе үлгәннән соң бирелде

(Казан, 25 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Халитова). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә 2009 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшырды.
Премияләр тапшырыр алдыннан ТР Президенты узып баручы елга нәтиҗә ясады. “Кәеф начар түгел – без глобаль икътисади кризисның барлык кыенлыкларына да түздек. Үзебезнең көндәшлеккә сәләтле булуыбызны, республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалга ия икәнлеген күрсәттек. Безнең бурыч – сезгә эшләр өчен уңайлы шартлар тудыру”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев һәм быел Дәүләт премияләрен тапшыру комиссиясе тарафыннан фән һәм техника өлкәсендә гадәттәгечә 8 түгел, ә 9 премия бирү турында карар кабул ителде, дип өстәде.
Бүген Минтимер Шәймиев 45 галимгә бүләк тапшырды, тагын өч кешегә фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе үлгәннән соң (аларның туганнарына) бирелде.
2009 ел өчен ТР Дәүләт премиясенә лаек булучылар арасында физика–математика фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, КДУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире, астрофотометрия һәм йолдыз атмосфералары лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Наил Сәхибуллин җитәкчелегендәге галимнәр төркеме; физика–математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Завойский исемендәге Казан физика–техника институты лабораториясе мөдире Виталий Самарцев; химия фәннәре докторы, физика факультеты деканы, КДУның гомуми физика кафедрасы мөдире Альберт Аганов җитәкчелегендәге галимнәр төркеме; геология–минералогия фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры Ирина Ларочкина җитәкчелегендәге галимнәр һәм ведомство җитәкчеләре төркеме; “Татнефть” ААҖнең скважиналарны ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча генераль директор урынбасары Рәфкать Рахманов җитәкчелегендәге галимнәр һәм производствода эшләүчеләр төркеме; “Татнефтехиминвест–холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин җитәкчелегендәге галимнәр төркеме; техник фәннәр кандидаты, “Казан дәүләт дары заводы” генераль директоры Хәлил Гыйниятов җитәкчелегендәге галимнәр төркеме; Сәлимҗан Шәрипов җитәкчелегендәге галимнәр төркеме бар.
ТР Дәүләт премиясе белән билгеләп үтелгән “Татарстан Республикасы белем бирү системасында татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертүне фәнни, укыту–методик һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү” дигән эш нәтиҗәсендә татар мәктәпләрен тәмамлаучы йөзләгән кеше Казан дәүләт архитектура–төзелеш университеты һәм КДУда сыйфатлы югары белем алды. Әлеге югары уку йортларының сигез галимнән гыйбарәт төркемен педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт архитектура–төзелеш университеты каршындагы Транспорт корылмалары институтының гомуми инженер факультеты деканы Наил Туктамышев җитәкли.


news_right_1
news_right_2
news_bot