news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Кытай Халык Республикасына килде

Рөстәм Миңнехановның бүген - Шандунь провинциясе җитәкчелеге белән очрашуы, ә иртәгә Гуаньдун провинциясенә баруы көтелә.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Кытайның Шаньдун провинциясенә килде.

Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан делегациясе составында вице-премьер – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ГАҖ “КАМАЗ” директоры Сергей Коготин да бар.

Шандунь – Кытай Халык Республикасының кеше күпләп яши торган һәм иң бай провинцияләренең берсе. Татарстанда уңышлы эшли торган Haier көнкүреш техникасы җитештерү компаниясе нәкъ шушында урнашкан.

Вэйфана шәһәренә бару кысаларында Татарстан Президенты Weichai Power җитештерү компаниясе мәйданчыкларын караячак. Әлеге компания двигательләр, электрогенераторлар, тәгәрмәчле транспорт чаралары һәм автомобильнең аерым өлешләрен җитештерүдә алдынгылардан санала.
Корпорация үз товарлары белән Россияне, шул исәптән “КАМАЗ”ны да тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов Шандунь провинциясе җитәкчелеге белән очрашыр, дип көтелә. Анда төбәкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү юллары каралачак.
Иртәгә, 18 ноябрьдә, Президент Гуаньдун провинциясенә барачак.

Казан ИТ-парк директоры Антон Грачев элегрәк “Татар-информ”га интервьюсында белдергәнчә, Гуаньдун провинциясенә кергән Шеньжень шәһәренә баруны Татарстан Элемтә министрлыгы, Татарстан Инвестицияләр үсеше агентлыгы белән берлектә нәкъ менә IТ-парк оештырган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100