Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты эш сәфәре белән Вьетнамга килде
“Вьетнам – Татарстан” бизнес-форумы кысаларында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләрен җентекләп карау планлаштырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Вьетнам Социалистик Республикасының Хошимин шәһәренә килде. Аэропортта аны Россия Федерациясенең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов каршы алды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Хошимин Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очраша. Татарстан белән Вьетнам эшлекле даирәләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.
“Вьетнам – Татарстан” бизнес-форумы кысаларында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләрен җентекләп карау планлаштырыла. Татарстан вәкилләре Вьетнам бизнесменнарына республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы турында мәгълүмат бирергә, соңрак очрашулар үткәрергә планлаштыралар.
Рөстәм Миңнеханов Хошимин шәһәре Халык комитеты рәисе Нгуен Тхань Фонг белән очрашуы планлаштырылган.
Моннан тыш, Татарстан Президенты Вьетнам фәнни-техник үзәкләре арасында лидерлык позициясен били торган Сайгон югары технологияләр паркында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз