news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Теләчедә

Сәфәрнең төп максаты - ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади Советның күчмә утырышында катнашу

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче районында.

Сәфәрнең төп максаты -  ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади Советның муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгый парклар һәм сәнәгый мәйданчыклар оештыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча күчмә утырышында катнашу. Чара район Мәдәният йортында уза.  

Теләче районына сәфәре барышында, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр "Теләче" сәнәгый паркы белән дә танышыр дип көтелә. Сәнәгый парк территориясендә "Фимако" ҖЧҖ (полимер эшләнмәләр җитештерү), "Поликом" Теләче торба заводы" ҖЧҖ, "Система групп" ҖЧҖ, "Интерпак" ҖЧҖ урнашкан. ТР Президентына башка перспективалы проектларны да тәкъдим итәргә җыеналар.  

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100