news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Таҗикстанга килде

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашырга ниятли.

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Таҗикстанга килде
архив

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстанга килде. Дүшәнбе Халыкара аэропортында аны Таҗикстан Премьер-министры урынбасары Азим Иброһим һәм Россиянең Таҗикстандагы илчесе Игорь Лякин-Фролов каршы алды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы делегациясенең Таҗикстанга сәфәре Дүшәнбедә урнашкан ике завод белән танышудан башланачак. Беренче пункт - Akia Avesto автобусларын җыю буенча Таҗикстан – Төркия уртак предприятиесе. Алга таба Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедәге «Нокили Талко» ҖЧҖ кабель заводында булачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнехановның Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән рәсми очрашуы планлаштырылган. Очрашудан соң Таҗикстан Милли китапханәсе бинасында «Татарстан – Таҗикстан» эшлекле форумы ачылачак, аның эшендә Таҗикстан Премьер-министры Коһир Рәсүлзадә дә катнашыр дип көтелә. Форумда республикаларның икътисади потенциалы тәкъдим ителәчәк.

Милли китапханә бинасында ТР Президенты шулай ук Таҗикстанда яшәүче татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашырга ниятли. Бүгенге көндә республикада 17 меңгә якын ватандашыбыз гомер кичерә. 1991 елда төзелгән «Дуслык» Татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге татарларның милли-мәдәни тормышын төп оештыручылардан санала.  

news_right_1
news_right_2
news_bot