Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты эш сәфәре белән - Казакъстанда
Татарстан Президенты эш сәфәре белән - Казакъстанда
(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Казакъстан Республикасында. Кичә Астана халыкара аэропортында аны илнең оборона министры Имангали Тасмаһамбетов каршы алды, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре керә.
Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе Казакъстанның Оборона министрлыгында һәм Хөкүмәте йортында рәсми очрашулар уздырачак, шулай ук Астанадагы кайбер предприятиеләргә барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз