news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты эш сәфәре белән - Һиндстанда

Сәфәрнең төп максаты – югары дәрәҗәдә Россия-Һиндстан сөйләшүләрендә катнашу

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында эш сәфәре белән Һиндстанга барды. 

Бүген ТР Президенты Дәһлидә ике тарихи объектны карады – Хумаюн кабере һәм Кызыл форт. Биредә Рөстәм Миңнехановка Һиндстанда архитектура һәм археологик мирасларны саклау тәҗрибәсе турында сөйләделәр.  Сәфәрнең төп максаты – югары дәрәҗәдә Россия-Һиндстан сөйләшүләрендә катнашу, аларны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди уздыра, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100