news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты еллык керемнәр турындагы декларацияләрдә төп хатаны әйтте

Хаталарның 90 проценты игътибарсызлык яки дөрес тутырмауда. 5-10 проценты гына кайбер фактларны яшереп калудан гыйбарәт, ди Президент.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләрнең еллык керемнәре турындагы декларация тутыруда ясалган хаталар турында әйтте. Бу хакта ул бүген Кремльдә узган Коррупциягә каршы көрәш эше буенча комиссия утырышында белдерде.

“Еллык керемнәр турындагы декларация тапшыру - бу кемнеңдер теләге генә түгел, ә федераль закон. Без аның таләпләрен төгәл үтәргә тиешбез. Декларация тутырганда, бик күп хаталар кылына. Аның 90 проценты игътибарсызлык яки дөрес тутырмауда. 5-10 проценты гына кайбер фактларны яшереп калудан гыйбарәт”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җитәкчеләрне туганлык мөнәсәбәтләрен күрсәтүдән дә качмаска чакырды.

“Без артык игътибар бирми торган икенче момент ул – мәнфәгатьләр конфликты. Хөрмәтле коллегалар, әгәр сезнең туганлык яки башка мөнәсәбәтләрегез бар икән, сез моны күрсәтергә, теркәргә тиешсез. Без аны белеп торырга тиеш. Мондый тәҗрибә инде сынала. Сез һәрнәрсәне тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштерергә тиешсез. Әгәр нинди дә булса консультация кирәк икән, юридик хезмәт инструкция бирергә әзер”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук узган ел министрлар һәм вице-премьерлар югарылыгындагы 9 дәүләт хезмәткәренең җәзага тартылуын әйтеп узды. Шулай ук 370 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр җавапка тартылган.

“Алда әйткәнемчә, төп җитешсезлекләр – юридик яктан дөрес тутырылмаган документларда”, - диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100