news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты электрон хезмәтләрне тагын да киңәйтү бурычын куйды

“Электрон хезмәтләр бик күп мөмкинлекләр ачты”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Электрон хезмәтләр шундый күп мөмкинлекләр ачты. Әмма әле алар гына да чик түгел, аларны алга таба да киңәйтү зарур. “Халык контроле” системасы кысаларында, бүген халык белән кире элемтә кирәк”, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының еллык коллегия утырышында.

Ул Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровның Татарстан министрлыгы эшенә уңай бәя биргәнен билгеләп узды. Үзенең дә шушы сүзләргә кушылуын әйтте.

“Тармакта күп кенә позитив үзгәрешләр күзәтелә”, - дип Президент бүген ачылган логистика үзәгенә югары бәя бирде. Анда барысы да бик яхшы оештырылганын, 700 эш урыны булдырылганын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов республикада “Имин шәһәр” системасы уңышлы эшләвенә тукталды. “Соңгы елларның иң куркыныч, авыр җинаятьләре шушы система хисабына ачыкланды. Бу системаны алга таба да үстерергә кирәк”, - диде.

Николай Никифоровка мөрәҗәгать итеп, ул: “Мәскәүгә китсәгез дә, йөрәгегезнең яртысы Татарстанда калды. Безгә гел ярдәм итәсез. “Ростелеком” белән дә дустанә мөнәсәбәттә яшибез”, - дип рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы өчен кадрлар әзерләүгә игътибар юнәлтү зарур. “Мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары булырга тиеш. Безгә инде хәзер яшьләр тиз эләктереп ала торган әйберләрне аңлау кыенрак. Заманча технологияләр теләсә нинди территория үсеше өчен мөһим. Алар бөтенләй башка мөмкинлекләр бирә һәм икътисадны көндәшлеккә сәләтле итә”, - дип ассызыклый Президент.

“Безнең алда әле бурычлар шактый, һәм без аларны уңышлы хәл итәргә тиеш”, - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

Коллегия утырышы килешүләр имзалау белән тәмамланды. Рөстәм Миңнеханов һәм “Почта России” учреждениесе генераль директоры Николай Подгузов Татарстан Республикасы территориясендә почта элемтәсе үсеше программасы концепциясен хуплау турында килешү төзеде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров катнашында, Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм “Хуавей техкомпаниясе” ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Казан федераль университеты һәм “Хуавей” компаниясе арасында белем бирү программаларын гамәлгә ашырудахезмәттәшлек турында килешү төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100