Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты экологларга 16 автомобиль ачкычы тапшырды
Тантана Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданда узды.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләренә 16 автомобиль ачкычы тапшырды. Тантана Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданда узды.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Казан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Чаллы, Арча, Әлмәт территориаль идарәләре хезмәткәрләренә 12 «Шевроле Нива», ике «Лада Приора», УАЗ һәм Polaris мотовездеходы тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов экологларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, яңа машиналар Татарстанда табигатьне саклау законнарын бозу очракларын тагын да оперативрак төстә ачыкларга ярдәм итәчәк.
Әлеге чара «ЭКОяз-2018» акциясенә рәсми рәвештә старт бирде. Быел ул #айдавыходи шигаре астында узачак. Ике ай эчендә республика территориясенең санитар-экология торышын яхшырту буенча зур эш башкарылачак. Аның барышында санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм аларны бетерүгә төп басым ясалачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз