news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Джошкуноз» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джошкуноз» (Төркия) компанияләр төркеме президенты Әхмәт Аджай белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Уртак проектларның күбесе «Алабуга» МИЗда гамәлгә ашырыла. Әйтик, 2014 елда «Джошкуноз» компаниясе монда автомобильләрнең кузов детальләрен җитештерү буенча зур завод ачкан иде. 2018 елның маенда «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ «ММК» ААҖ белән берлектә автомобиль сәнәгате өчен корыч әзерләү җитештерүен эшләтеп җибәрде.

Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре, яңа уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.

  • «Джошкуноз» компаниясенә 1950 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә нигез салынган. Төркиянең иң зур машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше холдингы булып тора. «Джошкуноз»ның бер юнәлеше – автомобильләрнең металл кузов детальләрен штамплау һәм җыю (ишекләр, капот, түбә, канат һ.б.).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100