Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты: Джордж Киллиан Казанда Универсиада үткәрүдә мөһим роль уйнады
Рөстәм Миңнеханов Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Джордж Киллиан вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). “Джордж Киллиан әфәнде татарстанлылар хәтерендә абруйлы спорт эшлеклесе, Казанда 2013 елгы Универсиаданы оештыруда һәм үткәрүдә мөһим роль уйнаган Татарстанның дусты булып калачак”, - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кайгы уртаклашу телеграммасында. Телеграмма Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында дөнья күрде.
Рөстәм Миңнеханов Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты, Россия студентлар спорт берлеге мактаулы президенты Олег Матыцинга Джордж Киллиан вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Татарстан Президенты сүзләренчә, яшьләр спорт хәрәктен үстерүгә, халыкара дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән, кешеләр һәм җәмгыять өчен эшләүдә лаеклы үрнәк күрсәткән ачык, талантлы кеше арабыздан мәңгегә китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз