news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Джанни Инфантинога милли халат һәм түбәтәй бүләк иткән

Рөстәм Миңнеханов белән FIFA президенты әңгәмә вакытында Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу турында фикерләшкән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә FIFA президенты Джанни Инфантино белән очрашты. Кунакка истәлеккә милли халат һәм түбәтәй бүләк иттеләр, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Джанни Инфантино белән Рөстәм Миңнеханов "Казан Кремле" тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә экскурсиядә, Кремльнең карау мәйданчыгында, шулай ук Татарстан Президентының эш резиденциясе - Губернатор сараенда булды.

Рөстәм Миңнеханов белән Джанни Инфантино әңгәмә вакытында Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу турында фикерләште. Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot