news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Дубайда инвестицион форумда катнаша

Президент - Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры, «Мубадала» һәм «Таваззун» җитәкчеләре, хакимият һәм бизнес вәкилләре белән очрашачак.

Татарстан Президенты Дубайда инвестицион форумда катнаша
Рамиль Гали, http://tatarstan.ru

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә - Дубайда уздырылачак VIII Еллык инвестицион форумда катнашу өчен  килде. Бу хакта ТР Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов VIII Еллык инвестицион форумын ачу тантанасында катнашырга һәм «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләре юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» пленар утырышында чыгыш ясарга ниятли. Форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президентының - БГӘ Икътисад министры Солтан Әл-Мансури, «Мубадала» компаниясе һәм «Таваззун» холдингы җитәкчелеге, шулай ук БГӘ хакимият һәм бизнес вәкилләре белән очрашуы көтелә.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы эшләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин,Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «А.М.Горький ис. Зеленодольск суднолар төзелеше заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100