Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты «Динамо-ГАП» командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады
«Динамо-Гипронииавиапром» «Динамо-Электросталь» командасын 2:0 исәбе белән җиңде.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Динамо-Гипронииавиапром» командасын хатын-кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов «Динамо» физкультура һәм спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы Советы рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, «Казанский Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры, «Динамо-Гипронииавиапром» клубы президенты Борис Тихомировка, Татарстан Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты, команданың баш тренеры Валентин Апельганецка, клуб уенчылары һәм хезмәткәрләренә котлау телеграммасы юллады.
Татарстан Президенты Казан спортчыларының күп тапкыр чемпион булган «Динамо-Электросталь» командасын җиңеп, уйнау осталыгын һәм нык холыклы булуларын күрсәттеләр, дип билгеләп үтте.
Беренче тапкыр алынган чемпион титулы клуб коллективы, спортчылар, тренерлар штабы Чирәмдәге хоккей федерациясе һәм «Динамо» җәмгыятенең уртак тырышлыгының нәтиҗәсе, диде Миңнеханов. Ул барысына да яхшы һәм оештырылган эшләре, ә хоккейчыларга матур, ышанычлы уен, җиңү шатлыгы һәм республика белән горурлану мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре әйтте.
Татарстан Президенты җиңүдә катнашы булган һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм яңа зур казанышлар теләде.
- Мәскәү өлкәсендә «Динамо-Гипронииавиапром»ның «Динамо-Электросталь» командасын 2:0 исәбе белән җиңде һәм хатын-кызлар командалары арасында Чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз