news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Дербентта иң борынгы мәчеттә булды

Рөстәм Миңнеханов музей комплексы вәкилләрен һәйкәлләрне торгызу буенча Татарстан тәҗрибәсе белән танышырга чакырды.

Татарстан Президенты Дербентта иң борынгы мәчеттә булды
president.tatarstan.ru

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент шәһәренең тарихи урыннарында булды. Президент иң борынгы мәчеттә – Дербент Җәмыгъ мәчетендә дә булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге мәчет 733 – 734 елларда төзелгән.Татартсатн Президентын Дагыстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев озатып йөргән.

Рөстәм Миңнеханов борынгы Нарын-кала кальгәсен дә карады. Объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Кальгә эчендә мунчалар, керамик торбалардан эшләнгән су белән тәэмин итү системасы, шахлар сарае хәрабәләре сакланып калган. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты гауптвахтаны, җир асты төрмәләрен, су резервуарларын һәм башка биналар хәрабәләрен карап чыкты.

Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасында тарихи ядкярләрне саклап калу буенча хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул музей комплексы вәкилләрен борынгы Болгар шәһәре мисалында һәйкәлләрне торгызу буенча Татарстан тәҗрибәсе белән танышырга чакырды.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Кавказдагы иң борынгы урыннарның берсе – Кырхляр урта гасыр зиратында булды, монда Мөхәммәт пәйгамбәрнең 40 тарафдары җирләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot