news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Dechema немец компаниясе генераль директоры белән очрашты

Очрашуда күргәзмәләр оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Татарстан Президенты Dechema немец компаниясе генераль директоры белән очрашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Dechema Германия компаниясе генераль директоры Томас Шеринг белән күргәзмәләр оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

  • Шеринг – ACHEMA иң зур дөньякүләм химия күргәзмәсен оештыручысы һәм идеологы. Бу махсуслаштырылган Нефть химиясе һәм химия җиһазлары, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау технологияләре күргәзмәсе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot