Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Давоста икътисади форумның берничә сессиясендә катнашты
Форумдагы чараларда катнашудан тыш Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм танылган компания вәкилләре белән берничә очрашу уздырды.
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумында берничә сессиядә катнаша.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Миңнеханов сәнәгатьнең һәм хөкүмәт органнарының цифрлы икътисад киләчәгенә тәэсире турында фикер алышу барган “Цифрлы икътисад” сессиясендә катнашкан. Ул шулай ук “Технологияләргә ышаныргамы?”, “Смарт-мобильлек өчен дизайн”, “Глобаль фәнгә караш” сессияләрендә булган.
Президент шулай ук Давос форумына нигез салган Клаус Шваба катнашындагы Бөтендөнья икътисади форумының пленар сессиясендә дә була.
Форумдагы чараларда катнашудан тыш Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм тагылган компания вәкилләре белән берничә очрашу уздыра.
Ericsson вәкилләре белән ул телекоммуникацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыша.
Индонезия Indorama полиэфир җитештерүче компания вәкилләре белән сөйләшү кысаларында нефтехимия һәм инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелгән.
Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумы 23нән 26 гыйнварга кадәр барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз