news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Давоста берничә эшлекле очрашу уздырды

ТР Президенты Бөтендөнья икътисади форумда катнаша

  (Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Давоска (Швейцария) эшлекле сәфәре һәм Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу кысаларында, эре компанияләр җитәкчеләре белән очрашты. Чараларда шулай ук “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Руанда Президенты Поль Кагаме һәм Великобританиянең экс-премьеры Тони Блэр катнашындагы эшлекле иртәнге ашта булды. Аннан Татарстан Республикасы Президенты "Cisco" компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш, Африкада, Россиядә һәм БДБ илләрендә сатулар буенча директоры Крис Дедикот белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дөньядагы алдынгы IT-компанияләренең берсе белән дәвамлы һәм уңай хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ул Крис Дедикотка “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте һәм "Cisco" компаниясен Татарстанда төзелеп килгән IT-шәһәргә чакырды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Ecolab" компаниясенең (экология өлкәсендәге алдынгы компанияләренең берсе) башкарма вице-президенты Кристоф Бек, Даниянең җылыту автоматикасы һәм суыту техникасын җитештерүче "Danfoss" компаниясе президенты һәм генераль директоры Бьорн Кристиансен белән очрашты. ТР Президенты компания җитәкчеләре белән Татарстанда эш алып бару мөмкинлекләре турында сөйләште.

Кичә кич исә Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумын ачу тантанасында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot