Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты дару җитештерүчеләргә ярдәм итү чараларын эшләргә кушты
Предприятиенең номенклатурасы бүгенге көндә 131 дару препараты тәшкил итә, шуларның алтмышы иң мөһим дару препаратлары исемлегенә керә.
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дару җитештерүчеләргә ярдәм итү чараларын эшләргә кушты.
«Президент профильле министрлык җитәкчеләренә, шул исәптән, федераль дәрәҗәгә, дару җитештерүчеләргә ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәр кертергә кушты», — дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыятендә Татарстан Президентына бүген халыкка иң кирәкле препаратлар җитештерү линейкасын күрсәттеләр. Предприятиенең номенклатурасы бүгенге көндә 131 дару препараты тәшкил итә, шуларның алтмышы иң мөһим дару препаратлары исемлегенә керә. Аларның бәясен дәүләт көйләп тора.
Хәзерге вакытта предприятие штатлы режимда эшли. Якындагы берничә айда предприятие чимал, компонентлар һәм материал белән тулы күләмдә тәэмин ителгән.
Президентка хәбәр ителгәнчә, бүген компания дару препаратлары өчен компонентлар, шулай ук лаборатория анализы өчен чыгым комплектлары белән тәэмин итү буенча яңа логистик чылбырлар ясау буенча эш алып бара.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз