news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Данил Садриевны Олимпиаданың команда көмеш медале белән котлады

«Сиңа ышанабыз һәм чын күңелдән спортта һәм тормышта яңа уңышлар һәм казанышлар телибез. Сиңа нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим», — диелә телеграммада.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск егете Данил Садриевны Пекиндагы олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча катнаш команда турнирында көмеш медаль яулавы белән котлады. Котлау адресының тексты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагында бар.

«Татарстан спорт сөючеләре исеменнән, шәхсән үз исемемнән сине Пекиндагы 2022 елгы Олимпиадада искиткеч казанышың белән котлыйм. Россия командасының синең катнашыңда яуланган көмеш медале аеруча кыйммәтле, чөнки бу безнең ил тарихында трамплиннан сикерү буенча беренче олимпия медале», — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, Лениногорск егетенең чыгышы матур һәм ышанычлы булды, бу — Татарстанның барлык халкы өчен зур шатлык һәм горурлык. Ул спортчыга рух көче, осталык һәм җиңүгә омтылыш өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Олимпиада призерының беренче остазы Николай Герасимовны аерым билгеләп үтте.

«Сиңа ышанабыз һәм чын күңелдән спортта һәм тормышта яңа уңышлар һәм казанышлар телибез. Сиңа нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим», — диелә телеграммада.

Россия командасы составында, Данил Садриевтан тыш, Ирина Аввакумова, Ирма Махиня һәм Евгений Климов та бар. Олимпия алтыны өчен көрәштә алар Словения командасына оттырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100