Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Дагыстанда күпфункцияле үзәктә хезмәт хакы системасы белән кызыксынды
Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Васильев күпфункцияле үзәк эшчәнлеге белән танышты.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанда Махачкаланың республика күпфункцияле үзәге персоналына хезмәт хакы түләү системасы белән кызыксына. Бүген ул Төньяк Кавказ республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән бергә күпфункцияле үзәк эшчәнлеге белән танышкан.
Татарстан Президенты күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре реаль вакыт режимында хезмәт хакына стимул бирүче өстәмәләр күләмен ничек контрольдә тота алуларын аңлатуны сораган.

Күпфункцияле үзәккә экскурсияне төбәк структурасы җитәкчесе Осман Хасбулатов үткәргән. Ул күпфункцияле үзәкнең бүлгәләнгән филиаллар челтәре булуын, 57 үзәктән һәм республика район, шәһәрләрендәге 435 офистан торуын җиткергән.
"Бер тәрәзә" режимындагы хезмәтне бүгенге көндә төбәк халкының 98 проценты алырга мөмкин.

Дагыстан Республикасы башлыгы рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, кунаклар экскурсия вакытында күпфункцияле үзәк бизнес-зонасы эше, эксперт бүлеге һәм уку сыйныфы белән танышкан.
Татарстан делегациясендә шулай ук күпфункцияле үзәктән соралган документны автомобильдән төшми генә ала торган “Экспресс-документлар” сервисы зур кызыксыну тудырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз