news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты дөньяның иң йогынтылы мөселманнары исемлегенә керде

“2009 елның иң йогынтылы 500 мөселманы” басмасы мөселман дөньясының иң абруйлы һәм күренекле шәхесләре хакында сөйли

(Казан, 23 ноябрь, “Татар–информ”). Джоджтаун университеты каршындагы мөселман–христиан үзара килешүе буенча принц Әл–Вәлид бин Таляль үзәге һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге стратегик тикшеренүләр ислам үзәге мөселман дөньясының иң йогынтылы лидерлары исемлеген үз эченә алган каталогның беренче чыгарылышын бастырып чыгарды.
“2009 елның иң йогынтылы 500 мөселманы” басмасы галимнәр, сәясәтчеләр, идарәчеләр, хатын–кызлар, хәйрия, үсеш, фән һәм технология, сәнгать һәм мәдәният, Коръән хафизлар һәм башка категорияләр буенча мөселман дөньясының иң абруйлы һәм күренекле шәхесләре хакында сөйли.
Иң абруйлы ислам лидерлары арасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә бар. Республика башлыгы “Сәясәтчеләр” категориясендә тәкъдим ителгән, дип хәбәр ителә мөселман–христиан үзара килешүе буенча принц Әл–Вәлид бин Таляль үзәге сайтында. Басма аның республикада сәяси модельнең уңышлы формалашуына керткән өлешен билгеләп үтә.
“2009 елның иң йогынтылы 500 мөселманы” китабына 5 россияле, шул исәптән Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин һәм Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров кергән.
Китап геройлары арасында шулай ук Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев, Төркия Президенты Абдуллах Гөл, Төркия Премьер–министры Рәҗәп Әрдоган, Согуд Гарәбстаны короле Абдулла ибн Сауд һәм башкалар бар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100