news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты дәүләт хезмәткәрләренә 70 яшькә кадәр эшләргә рөхсәт бирде

70 яшьтән соң түрә җитәкче урынны били алмый.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Татарстан Республикасы дәүләт гражданнары хезмәте турында”гы Татарстан Республикасы канунына үзгәрешләр кертү турында”гы канунны имзалады.

Документ нигезендә, югары төркемдәге дәүләт хезмәтендә җитәкче вазифасын биләүче дәүләт хезмәткәрләренең, тиешле яшькә җиткәннән соң, эш срогы аның ризалыгы белән озайтылырга мөмкин. Әлеге карарны түрәне шушы вазифага билгеләгән дәүләт органы яисә тиешле җаваплы кеше кабул итәргә мөмкин.

Шул ук вакытта канун 70 яшьнең шулай да өске киртә булуын җиткерә һәм шушы яшькә җиткәннән соң дәүләт хезмәте срогы башка озайтылмаячак, дип ачыклый.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Татарстан Республикасы дәүләт гражданнары хезмәте турында”гы канунга үзгәрешләрне 26 октябрьдә кабул иткән булган. Бүген Татарстан Президенты имзалаганнан соң, документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Үз көченә ул басылганнан соң 10 көн узгач керә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100