news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты

Президент Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде

 (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»).Бүген, Өлкәннәр көне дип йөртелгән Игелек һәм хөрмәт көнендә, Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннарын хөрмәтләү чарасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Казан» милли мәдәният үзәгендә җыелган ветераннарны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Монда безнең Татарстанның нигезен формалаштырган кешеләр җыелган, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген республика – илебезнең иң алга киткән субъектларының берсе, һәм бу сез салган нык нигезгә таяна. - Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге үзенең социаль йөкләмәләрен төгәл үти. - Безнең төп бурыч – гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсен яхшырту», - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Ул дәүләт хезмәте ветераннарына рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Шуннан соң бәйрәм тантанасы концерт белән дәвам итте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100