Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты "ЧТПЗ" ААҖ Директорлар советы рәисе белән очрашты
Яклар Әлмәтнең «Алнас» заводын үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «ЧТПЗ» ААҖ Директорлар советы рәисе, акционер Александр Федоров белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, «ЧТПЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары Максим Игнатьев, «Алнас» ААҖ башкарма директоры Сергей Саченко катнашты.
Очрашуда катнашучылар ЧТПЗ - Чиләбе торба-прокат заводы нефть сервисы дивизион төркеменә керүче «Римера» ДК булган Әлмәт «Алнас» заводын үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар. Александр Федоров предприятиенең 9 айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләде. «Алнас»ның соңгы 5 ел эчендә рекордлы җитештерүгә ирешүе турында хәбәр итте. Завод электр насослары җайланмалары җитештерә, сату күләмнәрен айга 315 миллион сумга җиткергән, бу узган елның шул чорындагы күрсәткечләр белән чагыштырган вакытта 40 процентка артык. Очрашуда шулай ук ЧТПЗның Татарстан белән Казакъстан арасындагы хезмәттәшлектә катнашу перспективалары каралды - ЧТПЗ вәкилләрен хезмәттәшлекне үстерү эш төркеме составына кертү турында карар кабул ителде. Рөстәм Миңнеханов беледергәнчә, әлеге карар «Алнас» заводы үсешенә этәргеч бирәчәк, шулай ук Татарстан белән Казакъстан арасындагы мөнәсәбәтләргә ныгытуга сизелерлек өлеш кертәчәк.
Шулай ук ЧТПЗ Директорлар советы рәисе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергәләп «Алнас»та хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендәге эш турында да сөйләде. 9 ай эчендә предприятиедә бу күрсәткеч, узган елгы белән чагыштырганда, 40 процентка арткан, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз