news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты "Чистай" индустриаль паркы резидентлары эшчәнлеге белән танышты

Рөстәм Миңнеханов катнашында ике килешү имзаланды

(Чистай, 25 август, «Татар-информ», Арсений Маврин, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Чистай” индустриаль паркында булып, парк резидентларының яңа проектларын тормышка ашыру барышы белән танышты.

Республика лидеры яңа резидентларның берсе – “Татремстрой” ҖЧҖнең төзелеп килгән заводын күздән кичерде. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында берьюлы ике килешүгә кул куелды. Килешүләрнең берсе яңа предприятие продукциясен - пенополиуретан торбалар җибәрү турында “ТР газлаштыру, энергияне сакчыл файдалану технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” дәүләт казна учреждениесе белән төзелгән булса, икенчесе - Чистай ДКУсы белән хезмәттәшлек турында.

Аннары Рөстәм Миңнеханов тагын берничә компаниянең җитештерү мәйданнарын арттыру планнары белән танышты. Әйтик, “Диотех” ҖЧҖ исәпләү приборлары – счетчиклар җитештерергә ниятли: 50 хезмәткәр елына шундый 72 мең берәмлек прибор эшләп чыгарып, елына 216 млн сумлык табыш китерер дип фаразлана. Инвестицияләр суммасы -150 млн сум.

Биредә Дельрус “Чистополь” җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ елына 764 млн сумлык медицина продукциясе эшләп чыгарырга җыена, шуның өчен барлыгы 50 хезмәткәр җәлеп итү күздә тотыла. Җитештерү мәйданнарын ачып эшләтеп җибәрүгә 1 млрд сумнан артык акча кертергә исәпләре.

“Новые технологии” ҖЧҖ дә яңа 50 эш урыны булдырырга булган. 122 млн сумлык инвестицияләр белән елына 575 млн сумлык продукция җитештерү ниятләнә.

“БИО Технологии Чистополь” ҖЧҖнең җитештерү мәйданнарын эшләтеп җибәрүгә 4,9 млрд сум тотыла, нәтиҗәдә, 150 кеше биредә аксым концентраты, каты биоягулык һәм сахаридлы сироплар җитештерәчәк.

Көтелгән проектларның тагын берсе – сыегайтылган газ җитештерү. Шундый предприятие булдыру турында килешү ТР Хөкүмәте белән “Газпром Газомоторное топливо” ҖЧҖ арасында 2015 елның декабрендә төзелгән булган. “Чистай” индустриаль паркы территориясендә сәгатенә 1 тонна продукция җитештерә торган җайланма куелган, ләкин вакытлыча гына. 2030 елга товар җитештерү куәтен җитди арттырып, сәгатенә 24 тоннага кадәр сыеклатылган газ эшләп чыгару планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100