news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты чираттагы ялга китте

Татарстан Республикасы Президенты вазифалары бу чорга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.

Татарстан Президенты чираттагы ялга китте
Михаил Захаров/архив

(Казан, 23 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгеннән чираттагы ялга китте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президентның чираттагы ялы 2018 елның 23 июленнән 5 августына кадәр кадәр булачак.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты вазифалары бу чорга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot