Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты өченче махсус икътисади зонаны формалаштуры эшләрен тизләтүне йөкләде
Рөстәм Миңнеханов бу хакта ТР Дәүсоветына еллык юлламаны игълан иткәндә аерым әйтте
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Зөя (Свияжск) төбәкара мультимодаль логистика үзәге базасындагы өченче махсус икътисади зона формалаштыру буенча эшне тизләтүне йөкләде. Бу хакта Президент ТР Дәүсоветына еллык юлламаны игълан иткәндә аерым әйтте. Әлеге чара шушы минутлардан С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында бара.
Республика лидеры сүзләренчә, махсус икътисади зоналар Татарстанда яңа бизнеслар үсешенә этәргеч бирә. “Алабуга” МИЗында хәзер 19 производство эшли, ел азагына кадәр тагын 3 завод ачыла. 2020 елларга 90 компания-резидент җәлеп итү күздә тотыла, 243 млрд сум күләмендә инвестицияләр турында сүз бара, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, “Иннополис”та яңа 15 резидентның проектлары хупланган. “Әлеге зонаның Лаеш мәйданчыгын да оператив төстә файдалану таләп ителә. Аннан тыш, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге базасындагы өченче махсус икътисади зона формалаштыру буенча эшне тизләтү зарур. Безнең махсус икътисади зоналар гамәлдә булудан синергетик нәтиҗәлелеге алар белән идарә итүнең бердәм кластерга берләштерү хисабына ирешеләчәк”, - дип игълан итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу Россиядә беренче шундый тәҗрибә, дип ассызыклады.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз