Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты: "Чехия партнерлары белән хезмәттәшлекне арттыруга шат булачакбыз"
Рөстәм Миңнеханов Көньяк Моравия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында Көньяк Моравия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу «INTEMAC» тикшеренүләр үзәгендә (Куржим шәһәре, Көньяк Моравия крае) узды.
«INTEMAC» компаниясе станоклар җитештерүчеләр һәм кулланучылар өчен профессиональ хезмәтләр тәкъдим итә, сәнәгать җайланмаларыннан һәм җитештерү технологияләреннән файдалану өлкәсендә яңа ысулларга өйрәтә.
Рөстәм Миңнеханов эшлекле даирәләр вәкилләренә үзенең «INTEMAC» турындагы фикерләрен җиткерде, аны, хәзерге заманның компетенцияләр үзәге, дип атады.
Ике төбәкнең уртак юнәлешләре: икътисадны инновацияле үстерү юлы, мәгариф үзәкләрен чит ил партнерлары белән эшләүгә җәлеп итү, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан Республикасы белән Чехия Республикасы арасындагы киләчәк хезмәттәшлекнең нигезе булырга мөмкин.
Машина төзелеше, яңа материаллар һәм алдынгы технологияләр, инновация үсеше, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм логистика, мәгариф һәм туризм өлкәсендә Чехия партнерлары белән хезмәттәшлекне арттыруга шат булачакбыз. Безнең үзара хезмәттәшлекне арттыруга мөмкинлекләребез зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз