news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Чехия парламентының Депутатлар палатасы Рәисе белән очрашты

Очрашу Чехия Республикасы парламенты бинасында узды

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагага эш визиты кысаларында Чехия Республикасы парламентының Депутатлар палатасы Рәисе Ян Гамачек белән очрашты. Очрашу Чехия Республикасы парламенты бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов Гамачек әфәнде белән визитының беренче көненнән тәэсирләре белән уртаклашты. «Бүген без Чехия Президенты белән очраштык, эшлекле даирәләр белән түгәрәк өстәлдә катнаштык, алда әле безне Көньяк Моравия крае буенча зур программа көтә. Ышанам ки, безнең визит Россия белән Чехия арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек үсешенә өстәмә этәргеч булачак», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Депутатлар палатасы Рәисенә Россиянең сәнәгать һәм инвестицияләр өлкәсендә алдынгы төбәкләрнең берсе булган, формалашып килүче Евразия икътисади берлеге территориясендә интеграция процессларында актив катнашучы Татарстанның икътисади потенциалы турында сөйләде. Безнең республика Чехия инвесторларын җәлеп итәргә тели, аларга төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек ачык. Татарстан Президенты сүзләренчә, шул исәптән без туризм, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, парламентарийлар дәрәҗәсендә элемтәләр урнаштыру яклы.

Гамачек әфәндене уртак проектларга һәр яклап ярдәм итәргә әзер булуда ышандырып, Рөстәм Миңнеханов аны Россия Федерациясенә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасына килергә чакырды. 

Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100