news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Чаллыда яңа күпфатирлы йортка күчүчеләрне котлады

«Чаллы — республикада әһәмияте буенча икенче шәһәр», — диде ТР Президенты.

Татарстан Президенты Чаллыда яңа күпфатирлы йортка күчүчеләрне котлады
Эльвира Мухаметдинова

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында 63-нче микрорайонда күп фатирлы йортка күчү тантанасында катнашты. Торак социаль ипотека программысы буенча төзелгән. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев та катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа йортта 357 гаилә фатирлы була. Алар арасында шәһәр предприятеләре хезмәткәрләре, шул исәптән «КАМАЗ», бюджет өлкәсе хезмәткәрләре һәм табиблар.

«Торак шартларын яхшырту — бу, мөгаен, һәр гаиләнең иң зур теләгедер, шуңа күрә яңа йортка күчүчеләрне котлыйсым килә. Йорт яхшы микрорайонда урнашкан. Якында балалар бакчасы һәм мәктәп бар. Социаль ипотека программасы гадәти ипотека буенча фатир ала алмый торган гражданнар категорияләренә торак мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итә", - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Чаллыда чиратта ике меңләп кеше бар. Әлеге программа алга таба да дәвам ителәчәк. Чаллыда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Онкология үзәгенең яңа бинасы төзелүе тәмамланып килә, планда — манеж төзелеше.

«Чаллы — республикада әһәмияте буенча икенче. Ул - Татарстанда гына түгел, Россиядә дә зур автомобиль үзәге. Шуңа күрә шәһәр кешеләре ихтыяҗларына игътибарлы булырга тырышабыз», — диде ТР Президенты.


news_right_1
news_right_2
news_bot