Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Чаллыда Россия вице-премьеры белән утырышта катнашачак
Бүген «Казан Экспо»да ТЭФ-2019 Энергоресурс нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ачыла.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Экспо»да энергияне сак тоту дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча ТР Хөкүмәте утырышын уздырачак. Шулай ук Чаллыда Россия вице-премьеры Дмитрий Козак катнашында КАМАЗның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты эш графигында беренче чараларның берсе - Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы - 2019ны ачу тантанасы. Анда «Энергетика. Ресурсларны саклау» күргәзмәсе һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту»халыкара симпозиумы чаралары каралган.
Рөстәм Миңнеханов экспозицияне карарга планлаштыра, шуннан соң «Казан Экспо»да «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узачак.
Утырыштан соң Рөстәм Миңнеханов Чаллыга Россия вице-премьеры Дмитрий Козак белән очрашуга барачак.
«Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Федерациясе вице-премьеры шәһәрдә инфраструктура объектларын карарга, КАМАЗ заводларына барырга планлаштыралар. Шуннан соң автомобиль заводлары Кама комплексына нигез салынуга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булачак», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз