news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты өч законга үзгәрешләр кертте

Закон текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Салым салуның кыскартылган системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференцияләнгән салым ставкалары кую турындагы”, “Татарстан Республикасының дәүләт милкен хосусыйлаштыру турындагы” һәм “Муниципаль милектә булган милекне чикләү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе турындагы” Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турындагы законнарга кул куйды.
Беренче закон нигезендә салым салуның кыскартылган системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен ташламалы дифференцияләнгән салым ставкаларының гамәлдә булу срогы 2010-2012 елларга кадәр озынайтыла.
Икенче закон нигезендә республика башкарма хакимияте органнарының Татарстан Республикасы милкен хосусыйлаштыру өлкәсендә компетенциясен тәгаенли.
Өченче закон нигезендә муниципаль милекне чикләү мөмкин булган очраклар исемлегенә төгәллек кертелә.
Закон текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100