Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрын ачты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты. Рөстәм Миңнехановны республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрде. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкын театр ачылу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга соңгы визиты кысаларында бу масштаблы проектны хуплады. Театр «Мәдәниятне үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында төзелгән.
«Чаллы – Россиянең зур шәһәре, биредә 500 мең кеше яши. Бу безнең илнең әйдәп баручы машина төзелеше үзәге. Ул яшәр өчен уңайлы һәм җайлы булырга тиеш. Бүген без искиткеч яңа театр ачабыз. Шәһәрлеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты. Гомумән алганда, бу – илнең бөтен театр җәмәгатьчелеге өчен зур вакыйга», – диде Татарстан Президенты.
«Мастеровые» рус драма театры 2020 елның октябрендә төзелә башлаган иде. 2 ел эчендә төзүчеләр тарафыннан гомуми мәйданы 13 мең квадрат метрдан артык булган 4 катлы бина төзелгән. Тамаша залы 500ләп кешене сыйдыра ала. Труппа һәм чакырылган артистлар өчен 100 урынлы репетиция залы каралган.
Бинада шулай ук сәхнә һәм залны технологик тәэмин итү бүлмәләре, административ-хуҗалык зоналары, тегү остаханәләре, кунак бүлмәсе, буфет, гардероб һәм башка бүлмәләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз