news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: "Бюджет проекты – без башкарырга тиешле минимум"

ТР Хөкүмәте йортында ТРның консолидацияләнгән бюджеты һәм 2015-2017 елларга республика бюджеты планы буенча фикер алыштылар

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 2015 елда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетының фаразланган табыш күләме 174,9 млрд. сум тәшкил итә. Мондый мәгълүмат бүген ТР Министрлар Кабинетында узган "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар планлы чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисади үсеше фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында" утырышында китерелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин докладында хәзерге вакытта эшләнеп килүче 2015 елга бюджет проектының нинди параметрларга нигезләнеп төзелгәнен хәбәр итте. Федераль акчаларны исәпкә алып, 2015 елга консолидацияләнгән бюджет табышының гомуми күләме 174,9 млрд сум булыр, дип фаразлана, 2016 елга - 183,7 млрд сум, 2017 елга – 190,5 млрд сум.

2015 елга республика бюджеты кереме күләме – 141,5 млрд сум, 2016 елга – 148,5 млрд сум, 2017 елга – 153,4 млрд сум.

«Шартлар бик кискен, әмма без бу бюджетны ноябрь аенда кабул итәргә тиеш. Бу без һичшиксез башкарырга тиешле минимум», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, 2015 ел бюджетында хәзерге вакытта гамәлдәге бөтен республика программалары сакланачак. «Ләкин без хәл итәргә тиешле юнәлешләр дә бар, безнең икътисад нинди булуга карап, хәл итәчәкбез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Аерым ул муниципаль берәмлекләр башлыкларының игътибарын, расланган параметрлар нигезендә, үз бюджетларын кабул итәргә тиешлекләренә юнәлтте. «Барлык өстәмә табышны сез ничек кулланырга икәнен аннан соң үзегез хәл итәрсез», - диде Р. Миңнеханов.

Ул шулай ук инвестицион проектларга салым ташламалары бирү мәсьәләсенә игътибар итте. «Мин ташламалар яклы. Әмма әлегә аларны бирү ихтыяҗын анализларга кирәк, әлегә предприятиеләр ирешергә тиешле күрсәткечләрне билгелик, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Республика ташламаларының күләме – 6 млрд сумнан артык. Аларның күбесе дәлилләнгән, ләкин фаразланган күрсәткечләргә ирешмәгән инвестицион проектлар да бар. Һәм әлеге килешүләр шартларын яңадан карарга кирәк».

Утырышны йомгаклап, Татарстан Президенты Финанслар министрлыгына бюджет проектын әзерләргә һәм аны Дәүләт Советына кертергә йөкләде. Республиканың төп финанс документын Татарстан парламентының яңа составы үзенең беренче утырышларында кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100